Search results
- Күренекле шәхесләребезнең берсе XVIII йөз ахыры – XIX йөз башы шагыйре Кол Мөхәммәд солтанбәк улы әл-ушмави әл-болгари (1775 – 1845) әхлакны, тәрбияне ислам дине аша бирергә кирәк дип саный.
- Ул бүгенге көндә билгеле булган «мөһиммәс-сыйбьян» («Сабыйларның бурычлары») һәм «тәгърифел-вилдан» («Балаларга аңлатма») поэмаларында һәр чорның үзәгендә торган мәсьәләләрнең берсе булган – хатын-кызга караш һәм ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсенә аерым туктала.
- Мөселманнарның изге китабы Коръән Кәримдә дә хатын-кыз затына багышланган «ән-ниса» сүрәсе булуы да күп нәрсә турында сөйли.
- Бу тема һәрбер шагыйрь иҗатында чагыла диярлек.
- әдипләр хатын-кыз хакын тиешле дәрәҗәдә югары бәяләргә тырышалар.
- Кол Мөхәммәд хатын-кызның Ана булуын олылый, бала табу, аны ярату, сөю шатлыкларын, чын кешелек хисләрен илаһи образлар белән сурәтли: Кайу хатын баласыны алып үбәр, борныйна ул баланың исе керер.
- Ул исе оҗмах исе катыш торыр, – Бу кадәр бәшарәтләр улыр имди (1).
- Шагыйрь хатын-кызның ролен бөек итеп күрсәтә.
- Мәсәлән, «тәгърифел-вилдан» поэмасында хатын-кызның өйдәге кул эше мактала: Орчыкның тәсбихе вар ул җәббарә, Ул тәсбихнең савабы хатынларә.
- саваб күбдер орчык йегүрләгән зәнләрә, ниятене дөресләрсә белең имди.